Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы мәктәбе качак балалары өчен хәйрия чарасы уздырган
Тупланган акча ашханәдә туклануы өчен тотылачак
(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Быел җәй Чаллыга Ростов өлкәсеннән качак статусы алган 200дән артык украин кешесе килде. Аларның 58е – балалар. Хакимият ярдәме белән, вакытлыча булса да, аларның торак мәсьәләсе хәл ителде, 400гә якын эш урыны булдырылды.
Шәһәребезнең 21нче мәктәбе хәйрия акциясе үткәрделәр. Аның кысаларында балалар үзләре ясаган кул эшләреннән, әти-әниләре ярдәме белән әзерләгән тәм-томнардан торган кечкенә генә ярминкә оештырдылар. Чарадан җыелган барлык акча, ә бу исә 20 мең сум, әлеге мәктәптә белем алучы украина балаларының ашханәдә агымдагы уку елында туклануы өчен тотылачак, дип яза “Шәһри Чаллы” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз