Чаллы һәм Казан башка Россия шәһәрләрен экологик үсеш буенча уздырган
2016 елда Россия шәһәрләренең экологик торышын билгеләүче рейтингта Чаллының әле беренче генә тапкыр катнашуы.
(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). 2016 елда Россия шәһәрләренең экологик торышын билгеләүче рейтингта лидерлары булып, Чаллы, Казан, Воронеж, Магас һәм Вологда танылды. Чаллының әле рейтингта беренче генә тапкыр катнашуы булган. Болардан тыш, рейтинг таблицасына беренче тапкыр Мәскәү өлкәсе шәһәрләре, шулай ук Магнитогорск, Түбән Тагил, Сочи һәм Сургут кергән. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.
"Әлеге рейтинг атмосферага, су объектларына ыргытылучы калдыклар өлкәсендә эшләүнең абсолют күрсәткечен генә билгеләп калмый, табигатьне саклау эшенең нәтиҗәлелеген дә күрсәтә", - дип китерелә Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы башлыгы Сергей Донской сүзләре ведомство рәсми пресс-релизында.
Рейтинг шәһәрләр эшчәнлеген кеше саны буенча бәяли: халкы 500 меңнән ким һәм халкы 500 меңнән артык булган шәһәрләр. Әлеге эш 2013 елдан бирле башкарылып килә.