news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы һәм Казан - 2016 елда Россия шәһәрләре экологик үсеш рейтингы алдынгылары

Россия шәһәрләренең экологик рейтингы 2013 елдан бирле үткәрелә.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллы һәм Казан 2016 елда Россия шәһәрләре экологик үсеш рейтингы лидерлары булды. Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Гомумроссия халык фронты вәкилләре катнашында «Россия бүген» Халыкара мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә тикшеренү нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Бу хакта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев искәрткәнчә, 2015 елдан бирле республика 2030 елга кадәр исәпләнгән Социаль-икътисади үсеш стратегиясе буенча хәрәкәт итә. «Безнең бурыч – икътисадның экологиягә йөз тоткан үсешен тәэмин итү. Биредә әйләнә-тирә мохитнең торышын территориаль күзәтү системасы зур роль уйный», - дип искәртте министр.

Россия шәһәрләренең экологик рейтингы россиялеләр өчен уңайлы мохит һәм югары тормыш сыйфаты тәэмин итү буенча муниципаль хакимиятләрнең тырышлыгын бәяләү максатыннан 2013 елдан бирле үткәрелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100