news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы һәм Кама Аланы Россия моношәһәрләренең “беренче чираттагы” исемлегенә керде

27 шәһәрне үстерү проектлары исемлеге якын көннәрдә Россия Хөкүмәтендә каралачак

(Казан, 1 февраль, “Татар–информ”). Чаллы һәм Кама Аланы киң колачлы федераль программа кысаларында ярдәм күрсәтү күздә тотылган тәүге моношәһәрләр булачак. Татарстанның ике торак пункты 27 шәһәр исемлегенә керде, аларны үстерү проектлары РФ Хөкүмәте каравына тәкъдим ителәчәк.
Моношәһәрләр исемлеге (аларда 2010 елда модернизацияләүнең комплекслы инновацион планнарын эшләргә һәм гамәгә ашыра башларга кирәк) Россия икътисадының тотрыклы үсешен арттыру буенча Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан төзелде. Әлеге комиссиянең эшче төркеме әгъзалары узган атнада эш сәфәре белән Татарстанда булып китте.
РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы моношәһәрләрнең статусын билгеләү өчен ике критерий булдырды. Торак пунтларның үз территориясендә икътисади актив халыкның 25 проценттан артыгы эшли торган уртак җитештерү–технология процесслары белән бәйләнгән берничә предприятие булырга яки шундый бер яисә берничә предприятие өлешенә сәнәгать җитештерүе күләменең яртысыннан артыгы туры килергә тиеш, дип хәбәр итә «Российская газета».
“КАМАЗ” Чаллының шәһәр хасил итүче предприятиесе, “Кама Аланы” индустриаль паркы Кама Аланының төп предприятиесе дип табылды.
Исемлеккә кертелгән моношәһәрләрдә халык саны 1,7 меңнән алып (Приморье краендагы Светлогорье бистәсе) 705,5 меңгә кадәр (Тольятти) тәшкил итә. Тулаем алганда, 27 моношәһәрдә 2,9 миллион кеше яши.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100