news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мөхтәсибәте Ураза гаетендә пылау өчен тарткалаш турында аңлатма бирде

Социаль челтәр кулланучылар Чаллы халкын дини бәйрәмнәрдә генә булса да үзләрен әдәпле тотарга өндәгән иде.

(Чаллы, 6 июнь, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда Җиңү паркында Ураза бәйрәмендә пылау тараткан вакыт сурәтләнгән видео кичә социаль челтәрләрдә таратылды. Чаллы мөхтәсибәте Ураза гаете вакытында пылау өчен тарткалаш килеп чыгу турында аңлатма бирде.

Челтәр кулланучылар Чаллы халкын дини бәйрәмнәрдә генә булса да үзләрен әдәпле тотарга өнди. Чаллы мөхтәсибәте шулай ук җәнҗаллы видеодан нәтиҗәләр ясаган.

"Җиңү паркында Ураза бәйрәме беренче тапкыр үткәрелде һәм бу уңайдан шәһәр халкы тарафыннан зур кызыксыну булыр дип көтмәгән идек,  - дип аңлаттылар мөхтәсибәттә. — Яхшы ниятләрдән чыгып, меценатлар ике мең порция пылау әзерләгән иде. Кызганыч, алар һәр кешегә дә җитмәде".

"Бәлки оештыручылар пылауны тарату урынын биредә сайлап ялгышкандыр", - диде мөхтәсибәт вәкиле.

"Без бу тискәре тәҗрибәне исәпкә алачакбыз һәм алга таба оештыруда ялгышларга юл куймаска тырышачакбыз. Катнашучыларның күбесе бәйрәмнән канәгать калгандыр дип ышанабыз", — диделәр мөхтәсибәттә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100