news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы мөхтәсибәте мохтаҗларга ике тонна бәрәңге өләште

Тукай районы Яңа Байлар авылы халкы “Ихсан” хәйрия фондына 1132 килограмм бәрәңге тапшырды.

(Чаллы, 6 ноябрь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы мөхтәсибәте Тукай районы халкы хәйрия итеп тапшырган ике тонна бәрәңгене мохтаҗларга өләште.

Тукай районы Яңа Байлар авылы халкы Чаллы “Ихсан” хәйрия фондына 1132 килограмм бәрәңге тапшырды.

Тагын бер тонна бәрәңгене Тукай районының Петровка һәм Иске Дөреш халкы гошер сәдакасы итеп җыеп биргән.

Бәрәңге күп балалы 15 гаиләгә һәм Буа районы мәдрәсәсенә тапшырылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot