Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы мөхтәсибәте хәләл продукция һәм хезмәт проектлары бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде
100 мең сумлык беренче премияне хәләл ризыкларны һәм ярымфабрикатларны өйгә китерү проектын тәкъдим иткән Динар Зәйдуллин белән Рамазан Сәитов алды.
(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ") Татарстанның Чаллы мөхтәсибәте һәм шәһәрнең “Хәләл-Үзәк” оешмасы күптән түгел “Хәләл-Стартап” бәйгесе игълан иткән иде. Исеменә бәйле рәвештә, аның максаты - шәһәр мөселманнарын хәләл эшмәкәрлеккә тарту, аларны инвесторларда кызыксыну тудыра алырлык яңа проектлар иҗат итүгә этәрү булды. Нәтиҗәдә, 30 дан артык проект кабул ителде, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Проектларны иң элек шәригать белгечләре, аннан соң инде финанс-кредит учреждениеләре белгечләре тикшергән. Бәйгенең йомгаклау өлешенә 16 проект сайлап алынган. Һәм менә жюри уңышлы проектларны игълан итте: 100 мең сумлык беренче грантка “Аш пешерүченең ашы: хәләл ризыкларны һәм ярымфабрикатларны өйгә китерү” проекты авторлары Динар Зәйдуллин белән Рамазан Сәитов лаек булган.
Икенче грант (75 мең сум) “XXI гасырның яшь инженер-технологы” проектын тәкъдим итүче Илнур Фәрхетдинов белән Рамил Мозаффаровка тапшырылган. Өченче грантка (50 мең сум) “Кәмаль” психофизиология үзәге” проекты авторы Гүзәл Әхмәтова ия булган.
Шулай ук тамашачыларга ошаган проектларның авторлары да бүләкләнгән. "Күңелгә иң ятышлы проект хуҗасы" номинациясендә беренче призны (15 мең сум) хәләл сабын чыгару, спорт-сәламәтләндерү үзәге проектлары авторлары Наил Шәймөхәммәтов, Нәзирә Әхмәдуллина яулаган.
Гомумән, бәйгедә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмаган. Призлы урыннарны алмаучыларга “Хәләл-Үзәк” оешмасы дини әдәбият алу өчен 5 мең сумлык сертификатлар тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз