news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы мөгаллиме мактаулы исемгә лаек булды

Роза Шәфыйкъ кызы Шәрипова 30 ел мөгаллим булып эшли.

(Чаллы, 16 август, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Чаллы шәһәренең 31 санлы мәктәбе физика укытучысы Роза Шәриповага "Татарстан Республикасының халык укытучысы" исемле мактаулы исем бирелде. Аңа бу югары бүләкне укытучыларның республика август киңәшмәсендә, Мөслимдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды, дип яза җирле басма.

Роза Шәфыйкъ кызы Шәрипова 30 ел мөгаллим булып эшли, шул ук вакытта физика һәм астрономия укытучыларының шәһәр Ассоциациясен җитәкли. Роза ханым "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы", "Белем бирү өлкәсендәге хезмәтләре өчен" билгеләре белән бүләкләнгән, "ТРның атказанган мөгаллиме"исемен йөртә. Ул шулай ук шәһәр хакиме премиясе лауреаты, "Россиянең иң яхшы укытучысы". Россия һәм республикабызның мәгариф һәм фән минстрлыгы мактау грамоталарына ия шәхес.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot