news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мәдәнияте легендасы Гөлсабира Хәкимованың 95 яшьлеген билгеләп үттеләр

Гөлсабира Хәкимова Картина галереясенә нигез салучы һәм автошәһәрдә зур мәдәни вакыйгалар уздыру инициаторы буларак билгеле.

Чаллы мәдәнияте легендасы Гөлсабира Хәкимованың 95 яшьлеген билгеләп үттеләр
Управление культуры

(Чаллы, 13 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллының Орган залында автошәһәр мәдәнияте хезмәткәре Гөлсабира Хәкимованың 95 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды.

Залда буш урыннар юк иде. Мондый аншлаг Чаллыда Россия йолдызлары концертларында гына була, дип билгеләп үттеләр тантананы оештыручылар. Чыннан да, шәһәрдә танылган иҗат коллективлары һәм сәнгать кешеләре тантанада катнашуны горурланып кабул иткән.

Кунакларны фойеда «Заман» вокаль ансамбле каршы алды, икенче катта «Визит» джаз оркестры уйнады. Концерт программасында Хәкимованың Игорь Лерманның камера оркестры, органисткалар Илсөяр Сөләйманова һәм «Яран гөл» фольклор ансамбле башкаруында яраткан музыкаль әсәрләре яңгырады.

Гөлсабира Хәкимова залга кадетлар озатуында чыкты, аны көчле алкышлар белән каршы алды.

Ул кичне сәхнәдә Хәкимова шәхесенең кабатланмас булуы турында күп тапкырлар әйтелде. Хезмәт эшчәнлеген ул 1942 елда татар теле укытучысы булып башлый. Муса Җәлилне фронтка озатучыларның берсе була.

Гөлсабира Мәхмүт кызы шулай ук Картина галереясенә нигез салучы һәм Автошәһәрдә зур мәдәни вакыйгалар уздыру инициаторы буларак та билгеле. Аның оештыру таланты ярдәмендә шәһәрдә Сабантуй уздырыла башлады. Хәзер бу нәфис хатын турында: «Ул Чаллыда сәнгать тудырды», — диләр.

Кичәдә котлау телеграммасы укылды, анда Россия Президенты Владимир Путин Гөлсабира Хәкимованы юбилее белән котлаган. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов юбилярга «ТАССР ның 100 еллыгы» истәлекле билгесен тапшырды.

Бу кичәдә чыгыш ясаучылар Гөлсабира Мәхмүтовна элеккечә феноменаль хәтере белән гаҗәпләндерә, зиһенле һәм тормыш сөючәнлеге белән куандыра, шулай ук һәркемгә үрнәк булып кала, диделәр.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100