news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы мәдәният һәм ял паркында “Туй каруселе” барлыкка киләчәк

Аттракционда бер үк вакытта кырыклап кеше әйләнә алачак.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Чаллы мәдәният һәм ял паркында “Туй каруселе” барлыкка киләчәк. Заказ дәүләт сатып алулары сайтында басылган.

Аттракцион биеклеге 6,2 метр һәм диаметры 13 метрлы әйләнә торган платформадан торачак. Аны пластиктан төрле фигуралар бизиячәк.

Аттракционда бер үк вакытта 39 кеше әйләнә алачак.

Яңа аттракцион 8 млн сумга бәяләнә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot