news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мәчетләрендә яңа уку елына әзерлек бара

Җыелышның икенче көн тәртибе буенча Рабигүл-әүвәл аена әзерлек мәсьәләсе тикшерелде.

(Чаллы, 25 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы") Чаллы мәчетләрендә яңа уку елына әзерлек бара, дип яза җирле басма.

21 сентябрьдә Чаллының “Туфан” мәчетендә якшәмбе дәресләре мөгаллим һәм мөгаллимәләренең шул уңайдан киңәшмәсе узды. Анда 15 укытучы катнашты. Киңәшмә барышында укыту расписаниесе билгеләнде, уку-укытуның нәтиҗәсен күтәрү буенча фикер алышынды.

Мәчет имам-хатыйбы, мөхтәсибәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин укыту процессын катгый рәвештә мәзһәбебез кысаларында алып бару кирәклеген искәртте, башка үгет-нәсихәтләрен бирде. Ул шулай ук мөгаллимнәрне дин-дәгъвәт эшләрендә дә активрак катнашырга чакырды. Равил хәзрәт әйтүенчә, быелгы уку елында 15 уку төркеме эшләячәк. Алар Коръән уку осталыгын үзләштерәчәк, гарәп телен өйрәнәчәк. Төркемнәрнең күпчелеге хатын-кызлардан тора. Шулай ук кыз балалар, яшьләр төркемнәре бар. Якшәмбе дәресләре дип аталса да, уку атна дәвамында барачак. Эшләүчеләр өчен дәресләр кичен уздырыла.

Җыелышның икенче көн тәртибе буенча Рабигүл-әүвәл аена әзерлек мәсьәләсе тикшерелде. Мәчеттә Мәүлид мәҗлесе уздырырга, аңа күбрәк халыкны җәлеп итәргә килешенде.

Җыелыштан соң өйлә намазы укылды, мөгаллимнәр һәм мәчет картлары хөрмәтенә Корбан ашы үткәрелде. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин әйтүенчә, яңа уку елына кадәр “Ак мәчет” мәдрәсәсендә шәһәр мөгаллимнәре җыелышы да уздырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100