news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мәчетләре каршында балаларның көндезге лагерьлары эшли башлады

Программада интеллектуаль уеннар, кулдан эшләнмәләр ясау, әхлак дәресләре, кызыклы экскурсияләр каралган.

(Чаллы, 13 июль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы").  Чаллы мәчетләре каршында балаларның көндезге лагерьлары эшли башлады, дип яза җирле басма.

Беренче лагерьны июль ае башында "Әбүзәр" мәчете оештырды. Анда 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге 40 кыз бала ял итте. Лагерь программасы шактый кызыклы булды. Кызлар ризык пешерү, кул эшләре буенча күнекмәләр алдылар, басейнда йөзделәр, атта йөрделәр, бау шәһәрчегенә барып, бауларда ярыштылар. Шулай ук алар өчен дин-әхлак дәресләре дә уздырылды. Ә лагерьның соңгы көнендә ата-анадар катнашында бәйрәм үткәрелде, анда биредә ял иткән һәр балага истәлекле бүләкләр бирелде.

Хәзер "Тәүбә" мәчетендә балаларның көндезге лагере ачылды. Аңа 50 кыз һәм малай җәлеп ителгән. Алар арасында Тукай, Минзәлә , Алабуга районнары авылларыннан да килүчеләр бар. Биредә тәрбияләнүчеләр өчен иртәнге аш, аннары җиләк-җимеш ашы, көндезге аш оештырыла. Программада интеллектуаль уеннар, төрле әйберләр ясау, әхлак дәресләре, кызыклы экскурсияләр каралган. "Тәүбә" мәчетендәге лагерь 19 июльгә кадәр эшләячәк.

Шәһәрнең башка мәчетләрендә дә балалар өчен көндезге лагерьлар оештыру буенча әзерлек эшләре алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100