news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы һәм аның кешеләренә багышланган күргәзмә ачылды

Киләчәктә күргәзмәне Берлин, Истанбул, Варна, Рига һәм Казанда оештырырга җыеналар.

(Чаллы, 22 февраль ,"Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Шәһәр хакимиятенең беренче катында Чаллы һәм аның кешеләренә багышланган күргәзмә ачылды. Бирегә яшь фото осталары Марат Закиров белән Дмитрий Кубановның А3 форматындагы 50дән артык хезмәте куелган, дип яза җирле басма.

Алар барысы да шәһәр тормышын чагылдыра. Бер фотода – шәһәрнең тарихи урыннары, икенчесендә гадәти кешенең ялы, ул балык тота. "Электротранспорт", "Автомобиль юллары предприятиесе", гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте эшчәнлеге чагылыш тапкан.

"Яр Чаллы – йөзләгән мең кешенең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән үзенчәлекле, чын кешеләр шәһәре", дигән күргәзмәнең кереш өлешендә.

Күргәзмәгә язучы Шамил Идиатуллин, блогер Илья Варламов, Россия архитекторлар берлеге рәисе Ринат Сафиуллин үз бәясен биргән.

Аннары күргәзмә Орган залына күчә. Киләчәктә аны Берлин, Истанбул, Варна, Рига һәм Казанда оештырырга җыеналар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100