Чаллы – Әлмәт юлында 1,2 мең шешә алкоголь продукция белән шофер тоткарланган
Аның эше белән Зәй шәһәре эчке эшләр бүлеге шөгыльләнә
(Казан, 23 март, “Татар-информ”). 22 март көнне көндезге 11 тулганда Чаллы – Әлмәт юлында республиканың юллардагы патруль хезмәте туктаткан “ГАЗ-37702” машинасы рулендагы 1970 елгы ир-егет Зәй шәһәре эчке эшләр бүлегенә китерелгән, дип “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итә республика ЮХИДИ идарәсе. Шоферны тоткарлау сәбәбе – 1,2 мең шешә алкоголь продукцияне ташуга рөхсәт документлары булмау.