news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чаллы лидерлары Дмитрий Медведев белән очрашуга барачак
Чаллының 10 лидеры РФ Президенты белән очрашуга әзерләнә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Чаллы, 2 декабрь, “Татар–информ”). “Прорыв” Бөтенроссия җиңүчеләр форумы сайтында (www.fp2009.ru) илнең яшь лидерына тавыш бирергә мөмкин.
Җиңүчеләр форумында Россия һәм республика конкурсларында җиңүчеләр катнаша. Алар арасында Чаллыдан Рамил Моратов, Алексей Домышев, Артем Кудряшов, Константин Мамаков, Анна Гилева һәм Евгений Сироткин бар, дип хәбәр итә Автошәһәрнең яшьләр эшләре идарәсе матбугат хезмәте.
Форум нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы өчен фото һәм видеоматериаллар белән шәхси профайллар төзеләчәк, алар уникаль кадрлар банкына кертеләчәк. Аны чикләнгән тираж белән DVD-дискларда чыгарачаклар. Кадрлар банкы базасы илнең яшь лидерларына тәкъдим итәрлек әйбере булган оешмаларга гына ачык булачак.
Форумның төп бурычларыннан берсе – сәләтле яшь кадрлар табуда Россия компанияләренә ярдәм итү. Җиңүчеләр форумында катнашучыларның һәркайсына РФ субъектлары, төп федераль ведомство һәм корпорацияләрдә сәләтле яшьләр белән эшләүдә җаваплы кешеләрнең телефон номерлары урын алган белешмәлек биреләчәк. Форумнан соң талантлы яшьләр белән эшләү буенча программаларны гамәлгә ашыручы министрлык, ведомство, төбәк хакимият органнары һәм башка структура вәкилләре белән турыдан–туры элемтәгә керергә мөмкин булачак.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 17 декабрьдә “Олимпийский” спорт комплексына РФ Президенты Дмитрий Медведев белән очрашуга барачак иң яхшы яшь лидерларны сайлап алу күздә тотыла.
Сез үз кандидатыгыз өчен форумның сайтында тавыш бирә аласыз. Искәртеп узабыз, илнең яшь лидеры исеменә дәгъва кылучыларның берсе – “Татар–информ” мәгълүмат агентлыгының Чаллыдагы үз хәбәрчесе Евгений Сироткин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot