news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы кызын Беренче каналга катнаш никахлар турындагы тапшыруга чакырганнар

Альбина җиде ел элек Мисыр кешесенә кияүгә чыккан, аның кызы туган һәм Александриядә яши.

(Казан, 19 август, “Татар-информ”). Чаллыда яшәүче Альбина Ишмиева үз Instagram`ында Беренче каналда Александр Гордон һәм Юлия Барановская алып барган “Ир-ат һәм хатын-кыз” тапшыруында төшәргә чакыруларын хәбәр иткән.

Телетапшыру катнаш никахларга багышланачак. Альбина җиде ел элек Мисыр кешесенә кияүгә чыккан. Хәзер алар кызларын тәрбияли һәм Александриядә яши.

Кыз тапшыруда катнашыргамы-юкмы икән дип язылучыларына киңәш сорап мөрәҗәгать иткән.

“Мин бармас идем”, “Киңәш бирә алмыйм, нәрсә вәгъдә итәләр? Сезнең гаилә генә буламы, әллә тагын гаиләләр буламы?”, “Бар! Бу бик кызыклы булачак!”, “Сораулар бик җайлы булмас, тормышыгызда казына башларлар. Аларның нәрсә теләгәнен сорагыз, сезгә уңай булса – барыгыз”, - дип киңәш биргәннәр.

"Дөресен генә әйткәндә, анда барырга һәм чыгыш ясарга бик куркам. Ә иң курыкканым – начар энергетика”, - дигән Альбина.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100