news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы кызы Ригада «Татар кызы» Европа бәйгесен оештыра

Беренче конкурс 2018 елда Будапештта булды.

Чаллы кызы Ригада «Татар кызы» Европа бәйгесен оештыра
chelny-izvest.ru

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә туган Айна Еремина-Зеттерлунд Ригада «Татар кызы» Европа конкурсын уздырачак. Айна Гыйндулла кызы «Европа татар кызы» проектының авторы булып тора. Ул — шундый конкурсларны оештыручы һәм режиссер. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы яза.

Хәзер Айна Швециядә яши. Элек ул Чаллыда «Шатлык» яшьләр үзәгенең директоры булып эшләгән. Әлеге вазифада туплаган бай тәҗрибәсе аңа чит илдә иҗат итәргә, туган телен һәм мәдәниятен саклау буенча төрле чаралар оештыру белән шөгыльләнергә ярдәм итә.

«Татар кызы» беренче Европа конкурсы Будапештта 2018 елда узды. Литвадан Зиляра Кәримова «Татар телен иң яхшы белүче» номинациясендә җиңде һәм Гран-при алды.

Быел конкурста катнашырга алты кыз теләк бердергән. Татар телен бераз белү катнашуның төп шарты булып тора.

Катнашучылар сәхнәгә чыкканчы, аларга тел буенча әзерлек узарга туры киләчәк. Айна Еремина кызлар өчен «скайп» буенча дәресләр үткәрәчәк. Конкурсантлар шигырьләр ятлаячак һәм җырлар өйрәнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot