news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы кызы халыкара "Студентлар королевасы–2017" җиңүчесе булды

Узган ел Диләрә Ялалтынова "Татарстан гүзәле-2016" да уңышлы чыгыш ясаган иде.

(Чаллы, 28 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Ел саен алты дәүләтнең югары уку йортлары студентлары катнашында "Студентлар королевасы" исемле халыкара матурлык һәм осталык конкурсы үткәрелеп килә. Быел ул Ставрополь каласында үтте, дип яза җирле басма.

"Студентлар королевасы–2017"дә Россия данын Чаллы кызы Диләрә Ялалтынова яклады. Ул Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясында белем ала. Нәфис гимнастика буенча спорт мастеры. Диләрә халыкара бәйгедә яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп җиңеп чыкты һәм "Студентлар Королевасы–2017"исеменә лаек булды. Бу аның беренче генә җиңү яулавы түгел, узган ел Диләрә Ялалтынова "Татарстан гүзәле-2016" да уңышлы чыгыш ясаган иде. Быел "Россия студентлары гүзәле-2017" бәйгесендә катнашып җиңгәч, халыкара ярышка юллама алып анда да кабат беренче булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot