Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы китапханәчеләре балалар һәм ата-аналар өчен куркынычсыз интернет атналыгы үткәрде
Белгечләр интернетта балага куркыныч янаганда кая мөрәҗәгать итәргә һәм балаларны интернетка бәйлелектән коткару ысуллары турында сөйләде.
(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Рәисә Салихова). Чаллының Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре февраль аенда, "Куркынычсыз Интернет" атналыгы кысаларында, мәктәп балалары өчен төрле чаралар үткәрде.
Интернет мөмкинлекләре киң таралган булса да, аны ничек файдаланырга икәнен бөтен кеше дә белеп бетерми. Бүгенге балаларга интернет челтәрендәге он-лайн уеннарны уйнау берни дә тормый. Ләкин интернетта спам, реклама дип аталган һәм бала өчен зыянлы төрле мәгълүматлар, "чүп-чар" да җитәрлек.
Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә 6 февральдә "Интернет челтәрендә балаларның куркынычсызлыгы" темасына багышлап, ата-аналар һәм укучылар белән берлектә "түгәрәк өстәл" узды. Әлеге чарада интернетта эшләү регламенты, контрольгә алу программалары белән балаларны Чаллы Зональ электр элемтә челтәренең электроэлемтә бүлеге мөдире Артур Сафиуллин таныштырды. Шулай ук "Ышаныч" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре дә интернетта балага куркыныч янаганда кая мөрәҗәгать итәргә һәм балаларны интернетка бәйлелектән ничек коткару ысуллары турында сөйләде.
Очрашу барышында интернет челтәрендә эшләгәндә балаларны һәм әти-әниләрне куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру ниятеннән укучыларга тирән эчтәлекле видеоролик күрсәтеп, аңлатма да бирелде. Балалар өчен файдалы булган сайтларның берничәсе турында мәгълүмат та тәкъдим ителде. Алар Рунетта "Россия Президенты мәктәп яшендәге гражданнарга" дип исемләнгән балалар интернет-ресурсы ачылу турында бик кызыксынып тыңлады. "Умник" – Россиянең балалар интернет-фестивале: яңалыклар, проектлар" һәм "Кругосвет" – универсаль энциклопедия" сайтлары да кызыксыну уятты. Бу сайтларда төрле конкурсларда катнашып призлар яулый аласың һәм барлык фәннәр буенча да реферат язарга мәгълүмат табу мөмкинлеге бар.
Чаллыда "Куркынычсыз интернет" атналыгы кысаларында 6-14 яшьлек балалар өчен шәһәр үзәк китапханәсе шулай ук "Интернет дөньясы" дип аталган рәсем һәм агиткалар конкурсы да игълан иткән иде. Конкурсың төп максаты – үсеп килүче буында интернет челтәрендә грамоталы, куркынычсыз һәм җаваплы эш итү күнекмәләре тәрбияләү, шулай ук персональ мәгълүматларны һәм компьютерны төрле куркынычлардан саклау зарурлыгына игътибарны җәлеп итү иде. Конкурска барысы 30 дан артык эш килде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз