Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы кешесенең ут капкан мунчаны сүндергән вакытта тәне пешкән
Янгын бүген иртән «Гидростроитель-1» бакчачылык ширкәтендә чыккан.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Чаллы кешесенең ут капкан мунчаны сүндергән вакытта тәне пешкән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Янгын бүген иртән «Гидростроитель-1» бакчачылык ширкәтендә чыккан. Бер участоктагы мунчаны ялкын телләре ялмап алган.
Бакча хуҗасы, ут белән көрәшүчеләр килгәнен көтеп тормыйча, янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндермәкче булган. 20 процент тәне пешкән зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.
Янгынның ни сәбәпле чыгуы ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз