news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы кешесен Ватан сугышы орденын законсыз сатып алган өчен хөкем итәләр

55 яшьлек ир-ат Интернетта дәүләт бүләкләрен сату турында белдерү тапкан һәм сатучыга акча җибәргән.

(Чаллы, 5 декабрь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы кешесен II дәрәҗә Ватан сугышы орденын законсыз сатып алган өчен хөкем итәчәкләр. Бу хакта шәһәр прокуратурасында хәбәр иттеләр.

55 яшьлек Чаллы кешесен СССР дәүләт бүләкләрен законсыз сатып алуда гаеплиләр.

Тикшерү фаразлары буенча, ир-ат СССР дәүләт бүләкләрен алу һәм куллану турында билгеләнгән тәртипне белә торып, Интернеттан II дәрәҗә Ватан сугышы ордены сатылу белдерүен тапкан һәм сатучыга аны алу турында хәбәр иткән.

Бүләкнең чынлыгына ышангач, ул ачыкланмаган кешегә биш мең ике йөз сум акча күчергән. Посылка алгач, аны почта бүлеге янында полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot