news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы кешесен тугыз колбаса урлаган өчен колониягә җибәрделәр

Беренчел тикшерүләр вакытында ир-ат үз гаебен танымаган һәм сөйләүдән баш тарткан.

(Чаллы, 17 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда суд тугыз колбаса урлаган ир-атны колониягә җибәрде. Бу хакта шәһәр суды хәбәр итә.

Бу хәл ЗЯБ бистәсенең 15нче комплексында булган. Спорт костюмы кигән ир-ат кибеткә кергән, суыткычтан тугыз колбаса алган, аларны куртка эченә яшергән һәм чыгу юлына юнәлгән. Кибет директоры һәм сатучы аның артыннан йөгергән, кибет ишегеннән чыкканда каракны тотканнар һәм товарны тартып алганнар.

Табышсыз калган ир-ат качарга булган. Әмма аны кибет янында сак предприятиесе хезмәткәрләре тоткарлаган.

Беренчел тикшерүләр вакытында ир-ат үз гаебен танымаган һәм сөйләүдән баш тарткан. Суд колбаса урлаучының гаебе исбатланган дип исәпләгән һәм аны бер елга гомуми режимлы колониягә җибәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot