news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы кешесе янган фатирдан хатынын чыгара, әмма ул вафат була

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк 25 кеше үз фатирларыннан чыга ала.

 Чаллы кешесе янган фатирдан хатынын чыгара, әмма ул вафат була

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы кешесе янган фатирдан хатынын чыгара, әмма ул вафат була. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Чаллы шәһәре ГЭС бистәсендә урнашкан биш катлы йортның бишенче катында янгын чыгуы турында мәгълүмат 20.40 сәгатьтә килде.

Ике бүлмәле фатирда диван януы билгеле була.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк 25 кеше үз фатирларыннан чыга ала. Ир хатынын янган фатирдан тартып чыгара, ләкин 44 яшьлек хатын үлгән була.

news_right_1
news_right_2
news_bot