news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы кешесе подъездда тапкан банк картасы белән сатып алган әйберләр өчен түләгән

Чаллы прокуратурасы 33 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен судка җибәргән.

(Чаллы, 26 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы кешесе подъездда тапкан банк картасы белән кибеттән сатып алган әйберләр өчен түләгән. Ул барлыгы 65 мең сумнан артык акчаны кулланган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча Чаллы кешесе подъездда банк картасы тапкан. Табылдыкны хуҗасына кайтару мөмкинлеге булса да, хатын-кыз аны үзләштерергә булган. Карта белән пин-кодсыз түләү мөмкинлеге булу сәбәпле, Чаллы кешесе ай дәвамында табылган карта белән кибеттән сатып алынган әйберләр өчен түләгән.

Чаллы прокуратурасы 33 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен судка җибәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot