news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы кешесе “Омега” сәүдә үзәгендә запас ишекләрнең ябык булуын видеога төшергән

Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев кичә кич сәүдә үзәкләренең янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүләрен тикшерде.

(Чаллы, 28 март, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәметдинова). Чаллыда яшәүче тәнкыйтькә тоткач кына “Омега” сәүдә үзәгендә запас ишекләрне ачканнар, дип хәбәр итәләр социаль челтәрдән кулланучылар.

Чаллыда яшәүче кичә социаль челтәргә үзенең тикшерү нәтиҗәсен куйган. Ул “Омега” сәүдә үзәгендә запас ишекләрнең ачкыч белән бикләнгән булуын, ә бер чыгу урынының принтер белән чикләнгән булуын күрсәткән. Бу тәнкыйть шунда ук шәһәр хакимиятенә кадәр барып җиткән.

Автошәһәр башлыгы Наил Мәһдиев кичә кич сәүдә үзәкләренең янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүләрен тикшергән. “Омега” сәүдә үзәгенең запас ишекләре ачык булган, ә принтер элеккечә чыгу юлын чикләп торган.

Чаллы шәһәре башлыгы кисәтүеннән соң сәүдә үзәге администрациясе принтер өчен башка урын тапкан. Аноним кулланучы янә эвакуация ясау урыннарын тикшергән. Аларның ачык булуы турында да видео да төшергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100