Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы кешесе кибеттән кыйммәтле 11 колбаса урларга маташкан
Супермаркеттан урлау очрагы ЗЯБ бистәсенең 15 нче комплексында булган.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда яшәүче кибеттән кыйммәтле 11 колбаса урламакчы булган. Бу хакта сак оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә кич ЗЯБ бистәсенең 15нче комплексында ир-ат спорт костюмында супермаркетка кергән һәм колбасалар куелган суыткычына юнәлгән.
Ир-ат кыйммәтле 11 колбаса алып, курткасына яшергән һәм чыгу юлына юнәлгән. Кибет хезмәткәрләренең берсе ир-атны туктатырга тырышып караган. Алар сугыша башлаган, ир-ат берничә тапкыр хатын-кызга суккан һәм үтерү белән янаган.
Биш минуттан вакыйга урынына сак хезмәте килгән, ир-атны җиргә яткырганнар һәм кулына богау салганнар. Ир-атны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз