news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы кешесе, интернет аша телевизор сатып алырга теләп, 100 мең сум акчасын югалткан

Телефон аферисты Чаллы кешесеннән алдан түләүне сораган һәм аның банк картасыннан акчасын урлаган.

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллы кешесе бушлай игъланнар сайтында, телевизор сатып алырга омтылып, 100 мең сум акчасын югалткан. Бу хакта «Челнинские известия» басмасы хәбәр итә.

37 яшьлек ир-ат челтәрдә файдалы тәкъдим тапкан һәм аннан алдан түләп бетерүне таләп иткән сатучы белән элемтәгә кергән. Үзара операция башкарылганнан соң, ир-ат банк картасында булган 107 мең сум акчасы юкка чыгуын күргән.

Әлеге факт буенча "Караклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ялган сатучының Мәскәүдән торып эш итүе ачыкланган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100