Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы кешесе гаражында мәет тапкан
43 яшьлек ир-ат мәете ябык гаражда тәүлектән артык яткан булган.
(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”). Чаллы кешесе үз гаражында мәет тапкан, дип хәбәр итә “Челнинские известия” газетасы.
Кичә 35 яшьлек Чаллы кешесе гаражына барган һәм мәеткә юлыккан. Көч кулланып үтерү билгеләре булмаган таныш түгел ир-ат мәете идәндә яткан. Хуҗа шунда ук полициягә шалтыраткан.
Гадәттән тыш хәл урынына килгән полицейскийлар үлгән кеше кесәсеннән күрше республикада яшәгән 43 яшьлек ир-ат исеменә документ табып алган.
Мәетне судмедэкспертларга озатканнар. Алар ир-атның бер тәүлек чамасы элек үлгәнлеген ачыклаган. Үлем сәбәбе әлегә билгесез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз