news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чаллы кешесе Элвин Грей машинасын рөхсәт ителмәгән урында туктаган килеш фотога төшергән

Кулы имгәнгән булса да, Элвин Грей Чаллыдагы концертын башка көнгә күчермәгән.

Чаллы кешесе Элвин Грей машинасын рөхсәт ителмәгән урында туктаган килеш фотога төшергән
соцсети

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Социаль челтәрләрдә Чаллы пабликларының берсендә җырчы Элвин Грейның машинасы төшерелгән фото таралды. Сурәттән күренгәнчә, машина рөхсәт ителмәгән урында парковкаланган.

Ак төстәге "Лексус" Элвин Грей (Радик Юлъякшин) машинасы булуында шикләнерлек түгел. Машина янында басып торучы кешеләрнең берсе җырчы үзе булуын җанатарлары яхшы таный. Шулай да, фотография янындагы ачулы сүзләрне Элвин Грей фанаты язмаган, булса кирәк.

"Йолдызлар өчен закон юкмы әллә? Сара Садыйкова исемендәге Концерт залы каршына Элвин Грей машинасын нормально гына туктатып куйган, шулаймы?" - дип язган бу кеше.

Әлеге факт турында рәсми җавап булмады әле.

Бу көннәрдә Элвин Грей Чаллыда концертлар куя. Кулы сынган булса да, җырчы Чаллыдагы концертын башка көнгә күчермәгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100