Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы кешесе Чулман елгасында баткан
Ир-ат рөхсәт ителмәгән урында су коенган.
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Чаллыда яшәүче кеше Боровецки урманы янында Чулман елгасында батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 35 яшьлек ир-атны ярты сәгать дәвамында таба алмау турындагы хәбәр 16.47 сәгатьтә килгән. Ир-ат Боровецк урманында “Цыганский табор” кафесы янында Чулман ярында ял иткән. Ул су коенып чыгарга булган һәм югалган.

17.30 сәгатьтә шаһитлар ир-атның мәетен яр буена чыгарган. Ул ярдан 15-20 метр ераклыкта су өстендә булган.
Фаҗига ир-атның исерек килеш җиһазланмаган урында су коенуы аркасында килеп чыккан, дип хәбәр итә коткаручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз