news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы – Казан юлында «Ока» «КамАЗ»га килеп бәрелгән

Гыйнварның 13 көнендә юлларда булган 152 нче һәлакәт һәм 22 нче корбан бу

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 13 гыйнвар көнне 11.35 сәгатьтә Чаллы – Казан юлының 9 нчы чакрымында Тукай районы турысында булган һәлакәттә кеше гомере өзелгән. «Ока» белән идарә итүче 1990 елгы зат, алдан чыгарылган нәтиҗәләр буенча, хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итә алырлык тизлекне арттырган һәм юлның каршы як хәрәкәт тасмасына чыккан, нәтиҗәдә, каршысына килгән «КамАЗ»га (шоферы 1969 елгы) бәрелеп, «Ока»дагы кеше һәлак булган.

 Шул хакта мәгълүмат биргән республиканың ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге, яңа ел башыннан бирле 13 көндә республика юлларында транспорт катнашында 152 һәлакәт булды, 22 кешенең шулар нәтиҗәсендә гомере өзелде, 220се имгәнде-җәрәхәтләнде, дип хәбәр итә.   

news_right_1
news_right_2
news_bot