news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты "ETERNA" фирмасы белән килешү төзеде

Кәгазьләрне кисә һәм беркетә торган әлеге җайланма "BOBST компаниясе инженерлары белән берлектә ясалган.

(Чаллы, 18 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Лилия Фәттахова). Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты "ETERNA" фирмасы белән махсус җайланма кайтарту буенча контракт төзеде. Швейцария компаниясе милке "ETERNA" "BOBST"  - Азия базарларында 60% урын биләүче лидерларның берсе, дип яза җирле басма.

Яңа җайланма "Чаллы Упак" җәмгыятенә Клин шәһәренә кайтарылачак. Биредә КБКның "КлинАвтоТранс" ябык акционерлык җәмгыяте белән уртак предприятиесе бар (51 % акция – КБКныкы). Кәгазьләрне кисә һәм беркетә торган әлеге җайланма "BOBST компаниясе инженерлары белән берлектә ясалган.

"Чаллы Упак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең беренче чираты июнь азагына сафка бастырылачак. Клинда тагын бер гофр машинасы һәм ике эшкәртү линиясе, шулай ук тиешле сәнәгать инфраструктурасы да гамәлгә кертеләчәк. Гофр җитештерүне җайга салу нәтиҗәсендә КБК Мәскәү тирәсендәге кулланучыларына продукциянең ассортименты, заказлар һәм логистика буенча иң яхшы шартларны тәкъдим итә алачак. Яңа сәнәгатьнең куәте – аена 12 млн кв. метр гофротара. 2016 елда әлеге продукция буенча Мәскәү өлкәсе базарларында 10,8 % өлеше булса, якын арада Катыргы-кәгазь комбинаты бу күрсәткечне 20% ка кадәр күтәрергә җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100