Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы кадеты янгын сүндерүчеләр тарафыннан Рәхмәт хаты һәм уенчык машина белән бүләкләнде
Малай фатир балконында янгын чыккач дөрес гамәлләр башкарган.
(Яр Чаллы, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Яр Чаллының 49 нчы номерлы кадетлар мәктәбендә тантаналы линейка булды. Анда 2 нче "Б" сыйныфы укучысы Илназ Смирнов Чаллының янгын сүндерү-коткару гарнизоныннан Рәхмәт хаты алды. Ул әлеге бүләккә фатир балконында янгын чыккач дөрес гамәлләр башкарган өчен ия булды, дип хәбәр итә автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Гадәттән тыш хәл 28 август иртәсендә була. 50/04 нче йорттагы фатирда балкон яна башлый. Шул вакытта бала фатирда үзе генә була. Әмма ул югалып калмый, балкон ишеген һәм аңа якын урнашкан бүлмәләрне ябып, күршеләрен ярдәмгә чакыра. Алар янгын сүндерүчеләргә шалтырата.
Бүләкләү тантанасында шәһәр Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе башлыгы Винер Харисов: “Тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар. Илназ Смирнов үзен батырларча тотты. Үз гамәлләре белән ул безнең мәктәптә алынган белемнең практикада да ярдәм итүен күрсәтте”, – дип ассызыклады.
Бүләкләү тантанасыннан соң кадетлар мәктәбе укучылары актлар залына китте. Анда укытучылар янгын куркынычсызлыгы айлыгына багышланган викторина үткәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз