news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чаллы күперендә җиңел машиналар маңгайга-маңгай бәрелешкән

Мартның 29 көнендә Татарстан юлларында имгәнүчеләр саны 378гә җитте, үлүчеләр - 37

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Кичә кичке 5тә Чаллы каласының Җәлил проспектында, Мәләкәс елгасы аша салынган күпердә, “ИЖ-2717” белән “Форд Фиеста” автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән.

“ИЖ-2717” белән идарә иткән 1974 елгы зат, алдан чыгарылган нәтиҗә буенча, юл йөрү кагыйдәләренең 8.8 пунктын бозу, ягъни борылып киткәндә куркынычсызлык тәэмин ителешенә игътибар итмәү һәм каршысына килгән “Форд Фиеста”га бәрелү нәтиҗәсендә һәлакәт китереп чыгарган. “ИЖ” рулендагы, шулай ук “Форд” белән идарә иткән 1970 елгы ир-егет, аның пассажирларыннан 1982 елгы хатын-кыз һәм ир затыннан булган 1982, 2003 елгы яраланучы, имгәнүчеләр Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган.

Республика ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, мартның 29 көнендә Татарстан юлларында имгәнүчеләр саны 378гә җитте, шулай ук транспорт һәлакәтләрендә 37 кеше корбан булды.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100