Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Чаллы күкрәк яман шешенә каршы" акциясендә 950 хатын-кыз катнашты
Онкологик авыруларга каршы көрәш елында республиканың башка шәһәр һәм районнарында да шундый акцияләр оештыру дәвам итәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Чаллы, 13 ноябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин) Бүген Татарстанның Чаллы шәһәрендә “Чаллы күкрәк яман шешенә каршы” акциясендә 950 хатын-кыз катнашты.
Бу акция кысаларында Казан, Чаллы, Әлмәт табиблары хатын-кызларга консультация уздырды. Нәтиҗәдә 183 очракта табиблар төрле авырулар тапты, шуның 12 очрагында – яман шештән шикләнделәр.
Шәһәрдәге сәүдә үзәкләре бинасының берсендә оештырылган акцияне ачу вакыйгасында Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, Республиканың клиник онкологик диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин катнашты.

2016 ел Татарстанда онкологик авыруларга каршы көрәш елы буларак уза. Гадел Вафин сүзләренчә, әлеге акция министрлык тарафыннан республика күләмендә алга таба да дәвам итәчәк. Гадел Вафин сәламәтлеккә игътибарлы булырга, хатын-кызларга ел саен маммологка күренеп торырга киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз