news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы "Күңел" радиосы 20 еллык юбилеен бәйрәм итте

у олуг бәйрәм белән радио хезмәткәрләрен Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльвира Илшат кызы Ногманова да котлады.

(Чаллы, 2 декабрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы шәһәрендә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында «Күңел» радиосы үзенең 20 еллык туган көнен бәйрәм итте. Бу олуг бәйрәм белән радио хезмәткәрләрен, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльвира Илшат кызы Ногманова да котлады, дип яза җирле басма.

Коллективка, иҗатларында уңышлар һәм тагын да яңа үрләр, җиңүләр теләде. Күпьеллык хезмәтләре, Яр Чаллыбыз мәдәниятен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәре өчен радио коллективына, алып баручылар: Гөлия Ямалеева, Райнур Вахитов, Зөһрә Сибәгатова һәм радио буенча җитәкче урынбасары Рүзилә Гатиналарга Мактау грамоталары тапшырылды. Зал халык белән тулы иде. Сәхнәдә Яр Чаллы артистлары белән берлектә Казан артистлары чыгышы да яңгырады.

Ахырдан "Күңел" радиосының гимны яңгырады. Аның сүзләрен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Мирһади Разов язган, музыкасын "Казан егетләре" төркеме иҗат иткән

news_right_1
news_right_2
news_bot