Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы IT-паркы резидентлары саны 27 гә җитте
Шуларның 2 се - студентлар, 3 се – мәктәп укучылары стартапы
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). IT-паркның Чаллы мәйданындагы Бизнес-инкубаторга проектлар сайлап алуның дүртенче этабы тәмамланды. Аның нәтиҗәсендә, резидент статусын алган стартаплар саны тагын дүрткә артты.
Проектларны 10 эксперт һәм инвестор бәяләде. Алар арасында Новосибирскидагы “Академпарк”ның IT-инкубаторы вәкилләре дә бар иде.
Бу юлы Чаллы IT-паркына Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Уфа, Мәскәү, Томски, Краснодар, Чабаксар, Ижевски һәм Киевтан 40 заявка алынган булган. Беренче сайлап алудан соң финал өлешенә шулар арасыннан 13 проект узган. Эксперт сессиясе вакытында экспертлар шул 13 проект арасыннан 4 проектны сайлап алып, аларга IT-парк Бизнес-инкубаторының резиденты статусы бирелгән. Алар - Simway Logistics, .NoPark.ru (Чаллы), “Домашний континент” (Казан), “Инфографика-онлайн” (Түбән Кама). Шунысы игътибарга лаек: “Инфографика-онлайн” белән NoPark.ru - мәктәп укучылары, ә Simway Logistics - студентлар проектлары. Шул рәвешле, бүген Чаллы Бизнес-инкубаторындагы 27 резидентның икесе -студентлар, өчесе – мәктәп укучылары стартапы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз