news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Чаллы-ит» ҖЧҖ директоры урынбасарын «хәләл» дуңгыз ите өчен штрафка тартканнар

Компания складындагы 2,5 мең «Хәләл» стикеры конфискацияләнгән, ә маркировкаланган продукцияне утильләштерүгә озатканнар.

(Чаллы, 12 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). «Чаллы-ит» ҖЧҖ директоры урынбасарын «хәләл» дуңгыз ите өчен штрафка тартканнар. Бу хакта Тукай районы прокуратурасы хәбәр итә.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы «Чаллы-ит» ҖЧҖнең «Хәләл» этикеткасы ябыштырылган дуңгыз ите сатуы хакында хәбәр иткән иде. Дуңгыз итендәге этикетка ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл Стандарт комитетында хуплау тапмады. Соңрак компаниядә белдерүләренчә, бу этикетка түгел, ә футбол буенча Дөнья чемпионаты уңаеннан махсус чыгарылган «Футбол тубы» реклама стикеры булган.

Тукай районы прокуратурасы «Чаллы-ит» ҖЧҖ дөрес булмаган реклама таралуына юл куйган дип тапкан.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Чаллы-ит» ҖЧҖ директоры урынбасарына карата «Реклама турындагы законны бозу» маддәсе буенча административ эш кузгату хакында карар чыгарылган.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе карары нигезендә фирманың директор урынбасары дүрт мең сум күләмендә штрафка тартылган. Компания складындагы 2,5 мең «Хәләл» стикеры конфискацияләнгән, ә маркировкаланган продукцияне утильләштерүгә озатканнар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100