Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы “Җир сәгате” акциясенә кушыла
Акцияне оештыручылар 24 мартта 20.30-21.30 сәгатьләрдә утны һәм көнкүреш электр приборларын сүндерергә өнди.
(Чаллы, 28 февраль, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Чаллы чираттагы тапкыр “Җир сәгате” электр энергиясен саклау буенча ресурс саклаучы экология акциясенә кушылачак. Акцияне оештыручылар 24 мартта 20.30-21.30 сәгатьләрдә утны һәм көнкүреш электр приборларын сүндерергә өнди, дип хәбәр итә “Вести КАМАЗа” мәгълүмат порталы.
Автошәһәр бу акциядә ел саен катнаша. Шәһәрдә хәтта күп кенә биналарда яктырткычларны да сүндерәләр. 2017 елда “Җир сәгате” Россиядә үткәрелү тарихында иң зур күләмлесе булды. Ул вакытта акциягә 150 шәһәр кушылды.
Чара мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз