news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы Ипподромында көзге ярминкә үткәчәк

Чарада Татарстан кулланучылар оешмасы берлегенең 27 оешмасы катнашачак.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як"). 17 ноябрь көнне иртәнге сәгать 8 дән көндезге 3 кә кадәр Чаллы шәһәре Ипподромы территориясендә, елдагыча, авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Бу хакта Тукай районы газетасы хәбәр итә. 
 
Чарада Татарстан кулланучылар оешмасы берлегенең 27 оешмасы катнашачак.  

Ярминкәдә яшелчәләр, ит, сөт продуктлары, икмәк, макарон һәм кондитер товарлары тәкъдим ителәчәк. Ярминкә узу сәбәпле, үз продукциясе белән сату итүче крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси эшмәкәрләргә, үз бакчалары һәм өй янындагы участокларга ия булганнарга бу көнне  сәүдә урыннары Чаллы шәһәренең "Төзүчеләр" стадионында һәм "Южный" паркында биреләчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot