news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы хастаханәсендәге авиаһәлакәттә зыян күргән пациентларның хәле авыр, тотрыклы

Казан табиблары белән бергәләп пациентларны карап, дәвалау планы кабул ителгән.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев Минзәләдә авиаһәлакәттә зыян күргән пациентларның хәле авыр, ләкин тотрыклы булуын әйтте.

«Беренче пациент кабул итү бүлегенә 11.25тә килде. 30 яшьтән 50 яшькә кадәр барлыгы 5 кеше китерелде. Барлык пациентлар тулысынча тикшерелде. Хәзерге вакытта реанимация бүлегендә. Төрле өлешләре сынган, үпкәләре имгәнгән, пневмоторакс, үпкәнең плевраль өлешенә һава кергән. Барлык пациентларның хәле авыр, ләкин тотрыклы», — дигән баш табиб. 

Аның сүзләренчә, үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә берәү дә юк. Сулыш алулары, кан басымнары тотрыклы.

«Казаннан табиблар килде. Бергәләп пациентларны карап, дәвалау планы кабул ителде. Хастаханәгә Президент Рөстәм Миңнеханов, сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков килде. Президент һәр пациент белән сөйләшеп, хәлләрен сорашты. Барлык кирәкле диагностика һәм дәвалау препаратлары бар», — диде Марат Мөхәммәдиев.

Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсе карары нигезендә, министр күрсәтмәсе буенча, зыян күргәннәрнең туганнары өчен мәгълүмати һәм психологик  ярдәм үзәге ачылган. 

«Республика онкологик диспансерының Чаллы филиалы базасында 9 психолог эшли. Имгәнгәннәрнең туганнары урнаштырылачак. Хастаханәдә зыян күргән биш кеше башка шәһәрләрдә яшәүчеләр»,  дип белдерде Марат Мөхәммәдиев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100