news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы хастаханәсендә 7 яшьлек кыз бала үлгән

Бала хастаханәгә 7 июньдә “клиник үлем” хәлендә китерелгән.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Чаллы хастаханәсендә 7 яшьлек кыз бала үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Бала хастаханәгә 7 июньдә “клиник үлем” хәлендә китерелгән. Табибларның баланы коткарырга тырышуына карамастан, икенче көнне кызның хәле начарланган һәм ул үлгән.

Баланың тәнен караганнан соң, аның дистрофия хәлендә булуы ачыкланган. Бу тумыштан баш миендә кан әйләнеше авыруы булуы белән бәйле.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе бала үлеме факты буенча тикшерү башлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot