news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы хастаханәсе танымаслык булып яңара

2нче хастаханәдә һәм шифаханәдә капиталь төзекләндерү эшләре октябрь башында тәмамланырга тиеш.

(Чаллы, 16 август, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Галим). Мәгълүм булганча, ГЭC бистәсендәге 2нче хастаханәдә капиталь төзекләндерү бара. Биредә эшләр республика бюджеты акчасына башкарыла. Шуңа күрә ремонт барышын ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин даими рәвештә тикшереп, үзенең контролендә тота. Гадел Юныс улы күптән түгел Чаллыда булып, биредәге эшләр белән танышты, дип яза җирле басма.

2нче хастаханә Чаллыдагы беренче сәламәтлек саклау учреждениеләренең берсе. Аның төзелгәненә 40 елдан артык вакыт узган. Монда бер тапкыр да капиталь ремонт булмаган. 2015 елның октябрендә ниһаять "боз кузгалып", биредә зур эшкә керештеләр. Министр: "Шифаханәне танымаслык булып үзгәрәчәк, әмма эшне тизрәк тәмамларга кирәк, чөнки халыкка уңайсыз", – диде.

"Шәһәр хакиме буларак, мин эш нәтиҗәләре белән тулысынча канәгать була алмыйм. Эшне яхшырак һәм сыйфатлырак эшләргә мөмкин. Без "Евростиль" компаниясенә өлешчә тәнкыйтьне җиткердек. Ул бу объектка күптән түгел килде. Әмма тәҗрибәле оешма буларак, кимчелекләрне төзәтеп, объекны вакытында файдалануга тапшырырбыз. Иң мөһиме – тиз һәм сыйфатлы эшләү. Тулаем алганда, республика җитәкчеләре ярдәме белән, быел шифаханәләрдә моңарчы күрелмәгән төзекләндерү эшләре алып барыла. Чаллының барлык 15 шифаханәсендә дә 1,5 миллиард сумнан артык акчага ремонт башкарыла. Безнең учреждениеләр мондый акчаны беркайчан да күрмәде," – ди шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

Шәһәрдәшләребез вакытлыча уңайсызлыкларны аңлый. "Мин күптән түгел биредә хастаханәдә ятып чыккан идем. Монда бөтен нәрсә яңа, хәтта табибларның авыруларга карата мөнәсәбәте дә яхшы якка үзгәргән. Республика һәм шәһәр җитәкчеләренә рәхмәт. Табиблар киләчәктә дә ак халатларына, намусларына тап төшермәслек итеп эшләсеннәр иде", – ди шәһәрдәшебез Гөлназ Ялалова.

"Минем сеңелем биредә дәвалана. Бөтен җирдә яңа җиһазлар, диварларда матур картиналар. Чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Биредә күптән ремонт ясарга кирәк иде инде", – ди укытучы булып эшләүче Зәрия Хәкимова да.

2нче хастаханәдә һәм шифаханәдә капиталь төзекләндерү эшләре октябрь башында тәмамланырга тиеш.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100