Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы хастаханәләрендә пневмониягә шик белән меңгә якын пациент ята
Шәһәрдә 100 мең кешегә Covid-19 авыруының 118,9 очрагы туры килә, бу Татарстан буенча уртача статистик мәгълүматлардан 16 процентка югары.
(Чаллы, 17 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Автошәһәр стационарларында пневмониягә шик белән меңгә якын пациент бар. Бу турыда шәһәр башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Борһанова хәбәр итте.
Чаллыда хастаханәдә дәваланган 60 кешедә коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган. 319 кеше шул ук диагноз белән өй шартларында дәвалана. Covid-19 пандемиясе дәвамында барлыгы 635 очракта коронавирус расланды, 253 шәһәр кешесе терелде һәм өч кеше үлде. Медицина күзәтүе астында 372 кеше кала. 5 218 кеше табиблар күзәтүеннән алынган.
Авырулар өчен алты медицина оешмасында урын әзерләнгән. Чаллының йогышлы авырулар һәм 5нче хастаханәсе провизор учреждениесе статусын алган, аларда өстәмә кабул итү бүлекләре ачылган. Бирегә йогышлы авыруга шик булган кешеләр китерелә. Аларны караганнан һәм беренчел диагноз куйгач резервтагы госпитальләргә җибәрелә яки өйләренә кайтаралар. Аларны билгеләгәндә пациентның хәле, яше һәм башка яки хроник авырулары тикшерелә.
Чаллының икенче хастаханәсендә, сугыш ветераннары госпиталендә, Тукай һәм Алабуга районнары Үзәк хастаханәләрендә резерв госпитальләре әзерләнгән.
Чаллының баш санитария табибы урынбасары Лемуза Нәфигуллина әйтүенчә, автошәһәрдә яңа коронавирус инфекциясе белән авыру дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Шәһәрдә 100 мең кешегә Covid-19 авыруының 118,9 очрагы туры килә, бу Татарстан буенча уртача статистик мәгълүматлардан 16 процентка югары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз