news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы халык саны артуы буенча Россиянең алдынгы 10 шәһәре арасына кергән

2019 елда Автокалада 6 мең 700 бала туган, халыкның табигый артымы 2 мең 332 кеше тәшкил иткән.

Чаллы халык саны артуы буенча Россиянең алдынгы 10 шәһәре арасына кергән
архив/Султан Исхаков

(Чаллы, 31 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). 2019 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Чаллы халык саны артуы буенча Россиянең алдынгы 10 шәһәре арасына кергән. Автокала мэры Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Узып баручы елга нәтиҗәләр ясап, Наил Мәһдиев «бүгенге көндә Чаллының Россиянең икътисади үзәкләре йөзлегенә керүен һәм Татарстан икътисады лидерларыннан берсе булуын» билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, республика машина төзелеше тармагында җитештерелә торган продукциянең чиреге Чаллы өлешенә туры килә. «КАМАЗ» ГАҖ Татарстанның салым түләүче иң зур ун предприятиесе арасына керә. Бу һәм башка факторлар шәһәрнең алдагы 15-20 елда икътисади нигезе нык булачагын дәлилли, диде Мәһдиев.

Ул шулай ук бүгенге көндә шәһәрнең Россиядәге иң тиз үсә торган 10 шәһәр арасына керүен дә искәртте.

«Быел бездә 6 мең 700 сабый дөньяга килде. Шәһәрдә халыкның табигый артымы 2 мең 332 кеше тәшкил итте, - диде шәһәр башлыгы. - Бу Автокаланың социаль-икътисади «сәламәтлеге» хакында сөйли торган яхшы күрсәткеч».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100