news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы халкының 70 проценттан күбрәге Конституциягә үзгәрешләр кертүгә тавыш биргән

Чаллыда 173 тавыш бирү үзәге булдырылган.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүдә Чаллы халкының 70 проценттан күбрәге катнашкан. Бу хакта онлайн брифингта Чаллы мэры Наил Мәһдиев әйтте.

«Чаллыда 400 меңгә якын гражданин тавыш бирү хокукына ия, иртәнге сәгать тугызга 71 проценттан күбрәк кеше тавыш бирде. Шәһәрдә 173 тавыш бирү үзәге бар, анда 1637 кеше хезмәт итә. Чаллыда мобиль пунктлардан 30 автобус һәм 29 палатка булдырылды», — диде Чаллы мэры.

30 меңнән артык Чаллы гражданины мобиль пунктта тавыш биргән, 35 меңнән артыгы өйдән тавыш бирү теләген белдергән.

Наил Мәһдиев Чаллының һәрвакыт актив булуын ассызыклап үтте. «Активлык „Камаз"га нигез салынган көннән башланган һәм ул зур сәяси чаралар узганда бигрәк тә күренә», — ди ул.


news_right_1
news_right_2
news_bot