news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы хакиме чыгышы зур кызыксыну тудырды

Яр Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Сколковода моношәһәрләр мэрлары корылтаенда доклад белән чыгыш ясады.

(Чаллы, 1 декабрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Яр Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Сколковода моношәһәрләр мэрлары корылтаенда доклад белән чыгыш ясады. Ул "Нәтиҗәләр ясап-киләчәккә планнар корабыз" пленар сессиясендә Чаллы турында Кама агломерациясенең үзәге диде. Россиядә җитештерелгән һәр ике йөк автомобиленең һәм һәр өч көпчәкнең берсе, илдә эшләнгән пластик материалларның дүртенче өлеше Чаллыга туры килә, дип белдерде.

Хаким автокалада икътисадның тотрыклы үсештә булуы, заманча технологиялар кулланып җитештерүчәнлекне арттыру, төзекләндерү эшләренең төгәл һәм бернинди тайпылышсыз баруын бәян итте. Дәүләт программаларының үз вакытында үтәлүен башкарылган эшләр белән раслады. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәмен тоеп эш итүләрен ассызыклады. Чаллы хакиме чыгышы съезда катнашучыларда кызыксыну тудырды. Киләчәктә автокалага тәҗрибә уртаклашырга килергә теләүчеләр шактый булыр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100