news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы “Хаҗ фонды” белән булган хәлдән соң, Россиядә хаҗ оештыруга сертификат кертелә

Сертификатлар голограммалар һәм махсус билгеләр белән ясалачак.

(Казан, 2 август, “Татар-информ”, Лилия Чанышева). Киләсе елга Хаҗ-миссия, туроператорларга бүленгән квоталар санын күрсәтеп, хаҗ сәфәре оештыруга сертификация кертәчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Хаҗ-миссия җитәкчесе Магомед Гамзаев хәбәр итте.

Сертификация булдыру карары хаҗ кылырга планлаштырган Россия кешеләрен чираттагы алдаудан соң туган. “Коммерсантъ” газетасы мәгълүматлары буенча, Чаллы “Хаҗ фонды” туристлык компаниясе клиентлары полициягә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Хаҗга баручылар өчен Согуд Гарәбстаныннан квоталар булмау сәбәпле, “Хаҗ фонды” туроператоры вазифасын үти алмаган. Туристлык буенча Татарстан дәүләт комитеты “Хаҗ фонды” туроператорының июль ахырында хаҗ операторлары исемлегеннән чыгарылуын һәм быелгы сезонда хаҗ оештыруга аккредитациясе булмавын хәбәр иткән.

“Соңгы дүрт елда  "Хаҗ фонды" Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте тарафыннан тәкъдим ителгән булган. Согуд Гарәбстаны каршындагы бурычларын даими рәвештә, шул исәптән 2017 елда да үтәмәгән. Диния нәзарәте "Хаҗ фонды"н аккредитацияләүдән баш тартты”, - диде “Татар-информ”га Гамзаев.

Хаҗ кылучыларны чираттагы тапкыр алдау очрагы булганга күрә, Россия Хаҗ-миссиясе киләсе елдан сертификат кертә. Сертификатлар голограммалар һәм "су билгеләре" белән ясалачак. Гамзаев сертификатларның тәртип саны язылган булачагын һәм оешма алар өчен җавап тотачагын өстәп әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100