news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы грек-рим көрәшчесе Идел буе федераль округында призер булды

Чаллының “Витязь” спорт клубында шөгыльләнүче Ильяс Газизуллин Россия чемпионатында катнашу хокукын яулады.

(Чаллы, 3 июль, “Татар-информ”). Чаллы спортчысы Идел буе федераль округында грек-рим көрәше чемпионатында өченче урын яулады. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының Физкультура һәм спорт идарәсе хәбәр итә.

  • Ульяновскида Идел буе федераль округының грек-рим көрәше чемпионаты узды.

Чаллының “Витязь” спорт клубында тәрбияләнүче Ильяс Газизуллин 130 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә өченче күрсәткечкә ия булды. Әлеге нәтиҗә аңа Россия чемпионатында катнашу мөмкинлеге бирә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100