Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы элеваторын чамадан тыш тавыш чыгарган өчен штрафка тартканнар
"Чаллы элеваторы" җәмгыятенә 10 мең сум штраф салынган.
(Чаллы, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәметдинова). Чаллыда Элеваторная Гора бистәсендә яшәүчеләр шикаяте буенча “Чаллы элеваторы” җәмгыятен чамадан тыш тавыш чыгарган өчен штрафка тартканнар. Бу хакта шәһәр судында хәбәр иттеләр.
Бистәдә яшәүчеләр Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Чаллы бүлегенә шикаять биргән.
Роспотребнадзор белгечләре административ тикшерү үткәргән. Моның өчен алар төнлә биредә яшәүчеләр йортына килеп, тавыш дәрәҗәсен үлчәгәннәр. Техник һәм вентиляция җиһазлары эшләве сәбәпле чыккан тавыш 32 Децибел тәшкил иткән, ә норма – 30 Децибел.
Шәһәр суды карары белән “Чаллы элеваторы” җәмгыятенә хокук бозган өчен 10 мең сум күләмендә штраф салынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз